Центральная детская библиотека

Юл кагыйдәләрен белүчеләр

Балалар китабы атнасының дүртенче көне юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган. Өч командага бүленеп: "Светофор», «Светофорики» һәм «Факты» билгеләнде. Балалар «Юл кагыйдәләрен белүчеләр» уенын башлап җибәрделәр. Һәр команда чиратлашып сорау темасын һәм  номерын сайлый һәм киңәшләшкәннән соң, сорауларга җавап бирә. Темалар: Транспорт, Велосипед, билгеләр, мәдәният һәм Ребусы. Викторинаның катлаулы сорауларына җавап биреп, балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Жюри әгзалары: Биектау районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ начальнигы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы һәм «Биектау Үзәк китапханесенең» әйдәп баручы методисты Гибаева Рушания Мансур кызы  сайланды һәм нәтиҗәләрне санап чыктылар.  Нәтиҗәдә «Дуслык» җиңде дип игълан иттеләр.

Мастер-класста балалар светофор формасындагы яктылык кайтаргычлар ясадылар. Чара истәлегенә һәр катнашучыга велосипедчы истәлеге һәм яктылык кайтаргыч бирелде.