Центральная детская библиотека

Мурзилка гаиләнең иң яхшы дусты

Балалар китабы атнасының икенче көне  күп буын балаларның яраткан журналы Мурзилкага багышланган. Быел аның юбилее-беренче саны чыгуга 100 ел. Балаларны журналның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Презентация ярдәмендә балалар журналның беренче санын күрделәр, рубрикалар, журналның үзгәрешсез герое аю баласы Мурзилка белән таныштылар. Аның белән бергә «Мурзилка» битләре буйлап сәяхәт иткәндә, балалар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә ахырда балалар журнал битләрендә урнашкан апликацияләрне ясадылар.