Центральная детская библиотека

Фантастик кеше.

Фантаст - язучы Александр Беляевның юбилеена үзәк балалар китапханәсендә « Фантастик кеше!» китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Александр Романович Беляевның әсәрләре тәкъдим ителгән: «Человек-амфибия», «Продавец воздуха», «Властелин мира», «Ариэль», «Остров погибших корабли», «Голова профессора Доуэля», «Последний человек из Атлантиды». Бу китаплар искиткеч фантастика дөньясына чумарга һәм аның геройлары белән танышырга ярдәм итәчәк: су астында сулый белгән егет Ихтиандр; уникаль сәләтле хирург Сальватор; гениаль галим, кыю хирург – экспериментатор профессор Доуэлл һәм уникаль очу сәләте алган һәм гадәти булмаган исеме булган яшь кеше Ариэль.

Махсус  QR-кодка телефон камерасын китереп «Фантастик калейдоскоп» онлайн-викторинада уйнарга һәм «Амфибия кешесе» нәфис фильмын карарга мөмкин.