Центральная детская библиотека

Журналлар һәм газеталар илендә

Үзәк балалар китапханәсендә «Журналлар һәм газеталар илендә»танып белү сәгате узды. Чарада Биектауның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар вакытлы басмалар белән таныштылар, аларда балалар өчен хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан, тарих, география, сәнгать, әдәбият темаларына кызыклы, мавыктыргыч мәкаләләр күп. Шулай ук балалар өчен актуаль булган проблемаларга багышланган материаллар: мәктәп тормышы, яшьтәшләренең казанышлары, мавыгулары һәм хоббилары. Моннан тыш, журналда кызыклы биремнәр, конкурслар һәм викториналар күп, аларны укучыларга чишәргә тәкъдим ителде.