Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

 

С Ә Я Х Ә Т

Зиннур Хөсниярның “Хуш, Авылым! ИСӘНМЕ, АВЫЛ!” романы буйлаП  сәяхәт

“ Кайтырлык туган авылыңның булуы

мең тапкыр кадерлерәк!”

Зиннур Хөснияр

        Туган авыл...Туган туфрак...Туган җир...Авыл һәм җир... Зиннур Хөснияр...

Бу төшенчәләр бер-берсенә бик якын һәм аерылгысыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки язучы үз язмышын, көнен-төтен, аен-елын әлеге дә баягы шул авыл, җир, кара туфрак белән бәйли һәм дә ялгышмый. Моның шулай икәнен кылган гамәлләре, башкарган  эшләре раслый. Әлбәттә, сүз аның әсәрләре турында бара. Балачак, үсмер еллары  авылы белән турыдан-туры бәйле булса, кылган эш-гамәлләре  аның  алдагы тормышында маяк булып, юлын яктырталар. Кайсы гына әсәрен  укысак та, авыл сулышын тоябыз, һәр авылның үзенә генә хас, башка бер җирдә дә була алмый торган, кабатланмас табигате белән очрашабыз. Ә авылның йөзек кашы булган авыл  халкы... үзе сихри бер дөнья! Менә шуларны бер йомгак итеп күрә белү, ә аның өчен- күңел күзең булу кирәк. Язучы  өчен бигрәк тә. Зиннур Хөснияр үзе белән булган бер әңгәмәсендә болай дип искә ала: “Мин язучы булам дип, үз-үземә максат итеп куймадым, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты,”-ди. Күрәсең, күңел күзе күргән нәрсәләргә ул җан өргән һәм алар гүя, җанланып, безнең хозурыбызга күчкән.

...Шигырь конкурсы… Йомгаклау  туры… Җиңү...Бүләкләү тантанасы...Мине сәхнәгә чакырдылар...Һәм... Кулымда- Кош... Каурый канатлы ирекле Кош! Ул мине үзенең куе каурыйлы канатына күтәреп алды да Галәм киңлегенә күтәрде...

...Очсыз-кырыйсыз киңлек! Югарырак күтәрелгән саен, күк йөзе яктыра бара. Миңа  әйтеп бетергесез рәхәт! Ни хикмәт – сулышым да икенче!

    Рәхәт хисләрдән бераз айный төшеп, кайсы урыннан күтәрелеп китүемне барлау өчен  карашымны түбәнгә юнәлттем. Ә анда...

    ...Басу-кырлар буйлап җир җиләкләре тәгәрәшкән. Очсыз-кырыйсыз киңлек! Җил кызы, җиргә тәгәрәп, җиләк ашый. Кичәге иген кырларына тау башындагы чирәм шуып төшкән...

    Җир-Әнкәнең күңелен сагыш биләгән, аның бәгыре сызлый. Җир-Әнкә өстендә – кара корым. Шул корым безне дә куып тотар сыман...

    Гүзәл Кошым шунда телгә килде : “Инде  хәзер синең дә канатларың бар. Теләсәң, галәм киңлеген бергәләп иңләрбез. Тик бер шартым бар: син бар нәрсәне күзәтеп, истә калдырып, күргәннәрең турында Җирдәге дусларыңа сөйләргә, юлда нинди генә каршылыклар очраса да, сабыр канатларыңны сындырмыйча, гел алга омтылырга, ә иң мөһиме – Галәмгә күтәрелеп киткән урыныңны хәтердә калдырырга, онытмаска тиешсең!!! ”. Шулай диде дә Кошым, киң колач алып, туган якларына юл тотты. Бик озак (адашмасын диптер  инде) артымнан  күзәтеп, озатып калды.Күңелем  шулай сизде .

Мин –Галәм  кочагында! Күпме гизәрмен – билгесез... Тик сабыр канатларым гына сынмасын иде!

А в ы л ы м ! Җир Кешеләре! Көтегез мине! Мин  к а й т ы р м ы – ы – ы – н !

    Юлым дәвам итте. Җир-Ананың кайсы гына почмагын күзәтмәдем дә, нинди генә Кешеләрен күрмәдем мин  аның! Себер тайгалары, иксез-чиксез далалары, Сөен һәм Урал таулары, дүрт йөзгә якын елганы үзенә сыендырган  диңгез колачлы Байкал күле, Аннан аерылып чыккан, риваятьләрдә сөйләнгән Ангара елгасы, күңелгә бик тә якын Ашкын, Илләт, Ашыт буйлары...Тәкәнеш, Сарман, Саба яклары, күккә ашарга тиешле, зур тарихлы Байтамак авылы, гүзәл Кошымның газиз туган ягы- Казан арты- Дөбъяз төбәге – Битаман, Бикнарат авыллары... Һәр якның үзенә генә хас  шифалы һавасы, искиткеч бай табигате, ягъни, “авыл терапиясе”. Һәм инде шушы гүзәл манзараны тулыландырып торган Кешеләре – Зыятдин агайлар, Сәйфетдиннәр, Апанаевлар, Рөстәмнәр, Байтимерләр, Миңлебайлар, Борһаннар, Госманнар, Байбулатлар, Арсеннар, Алмаслар, Шәйхетдиннәр,Гыйләҗетдиннәр, Мәҗитләр, Исхаклар, Шамилләр, Шәүкәтләр, Болгар патшасы, Батырлар, Кәлимулла агалар, Хәнәфи агалар, Илгизләр, Булатлар, Фоатлар, Айратлар,Һәдия апалар,Нурияләр, Зиләләр,  Гайшәләр, Гөлмәрьямнәр, Майшәкәрләр, Наҗияләр, Сәкинәләр, тагын бик күп, бик күпләр... Кайда гына булмадым мин, кемнәр белән генә очраштырмады да, кемнәр белән генә аралаштырмады мине бу чиксез дөнья! Ләкин, Галәмне аркылыга-буйга иңләсәм дә, Җир сере әлегә янә үзендә генә сакланып калыр... Шуны аңладым.

    Ниһаять, ерак сәфәрем тәмам. Мине ерак юлга үзенең фатихасын биреп, канат куеп очырган  туган ягыма якынлаштым. Авылымда әллә ни үзгәреш сизелми кебек. Шунысы бик тә куандырды. Шул ук таллар, шул ук басу- кырлар, шул ук инеш, чишмә буйлары...Исәнме, газиз Туган Җирем! Исәнме, Авылым! Исәнме, Ямаширмәм! Исәнме, Туган нигез! Исәнмесез, минем газиз әти- әнием, туганнарым! Күрегез, мин  Сезгә  кайт-ты-ы-ы-м!

    Туган нигезгә  тукталганчы, ерак бабаларым, күкрәк сөтен имезгән газиз әнием, вакытсыз гомерләре өзелгән кан-кардәшләрем яшәгән мәңгелек  йортка- авыл зыяратына юл  алдым. Теләгем - сәламемне җиткерү иде .

    “Әнием, синең  күкрәк сөтеңне имеп, синең фатыйхаңны алып, ерак  Галәмгә очырган кызың ,канатларын ныгытып, синең яныңа  исән-сау килеш әйләнеп кайтты. Хәтерлисеңме, әнием, син мине үлем кочагыннан алып калган көнне? Миңа җан сулышыңны өреп, мине терелттең дә,шул сәгатеңдә үк  үзең мәңгелеккә китеп бардың... Катлаулы операциядән  соң аякка баскан көнем иде ул...Синең хәер-догаң белән йөреп киттем мин, әнием, ишетәсеңме?! Иң зур үкенечем- соңгы сулышыңны алган вакытта яныңда була алмадым, әнием...Кичер мине, булдыра алсаң, кичер! Авыр туфрагың җиңел булсын! Хәер-фатыйхаңнан ташлама, әнием! Бәхил бул !

Синең догаларың  бүген миңа юлдаш! Рәхмәт сиңа, барысы- барысы өчен дә!

    Синең янда- синең бәгыреңнән өзелеп төшкән  җимешләрең- өч балаң ята. Әнием, ничекләр түздең икән син аларны югалтуга? Сабыр канатларың ничек чыдады икән? Урының җәннәтнең түрендә булуына шигебез юк,әнием!     

Әтиебез  белән икегезгә сигез күгәрчен идек без.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             Аннан- бишәү калдык.

Бүген бишебез дә исән-саулар, әнием. Сезнең хәер-догагыз саклый безне. Әтиебез бүгенгесе көнне бик бәхетле. Тик  күзләре генә моңсу. Пар канаты каерылган шул... Тик шулай да, ун оныгы, алты оныкчыгы  әтиемнең моңсу күзләренә яктылык өстәп, яшәү яме биреп торалар. Бертуганнарым- абыем белән энеләрем- дүртесе дә авылда- әтиебез янәшәсендә,  Җир уллары булып  яшиләр,  тырышып эшлиләр. Тормышларыннан барысы да канәгать. Әтиебезнең таянычы- Туган авылы, аның авылга тугры кешеләре, без- балалары һәм дә аңа  тугры калган каләме. Матур шигырьләре, тормышыбыздагы уңай һәм тискәре үзгәрешләр, мәхәббәт, яшьлек  турындагы киң  эчтәлекле язмалары әледән-әле газета – журнал битләрендә урын ала, кешеләрне куандыралар. Язмалары өчен  иң якын булган тема- туган авылы, аның кешеләре, икмәк һәм аны үстерүчеләр.

“Язмышыма чиксез рәхмәтлемен!”- ди әтием. Чынлап та, үзең сайлаган язмыш, матур тормышың, яратып башкарган эшең, горурланырлык балаларың, балдан татлы оныкларың, үзең корган, бүгенге көнгә кадәр таралмаган нык нигезең, утырткан агачларың һәм дә җан тынычлыгың булу бәхет түгелмени? Кеше өчен моннан да зур бәхет була да алмый.

Шулай булгач, әнием, борчылырга урын юк. Тыныч йокла!”.

Бездән дога өмет иткән  җәннәт “кошлары”! Авыр туфракларыгыз җиңел булсын!“.

Шундый уйлар белән  туган нигеземә юл алдым. Анда мине газиз әтием көтә.

...Күңелне  җиңел рәхәтлек биләп алды. Чынлап та, кайтырлык туган авылың, сине һәрвакыт көтеп торган туган нигезең, якын кешеләрең булуы мең тапкыр кадерлерәк икән!!!Рәхмәт Сиңа, гүзәл Кошым !

Каурый каләмең  белән  шуны аңлата алуың  өчен  рәхмәт!   Ак юллар Сиңа!

    Туган нигеземә якынлашканда,  күңелне ниндидер шом биләп алды. Йөрәгем чәнчеп куйды. Тизрәк өйгә керергә, әтиемне күрергә ашыктым. Керсәм, әтиемне урын өстендә күреп, куркып калдым. Әйе, курыктым... Әле генә әнием белән сөйләшеп утырдым, инде менә әтиемне шул хәлдә күреп, аны югалтудан курыктым мин! Бу куркуны әйтеп кенә аңлатып булмый.

Ярты сәгатьтән без инде район хастаханәсендә идек.

.... Моннан бер 10 еллар элек , йөрәкнең кайда икәнен дә белмим, дип, табиб белән сатулашкан әтием, йөрәк өянәге белән  хастаханә палатасында ята. Әле беренче көннәрне , хәле никадәр авыр булуга карамастан, күзләрендә яшисе килү уты бар иде. Ул ут бер дә сүнмәс кебек иде...

Тормышның ачысын-төчесен татыган, ачлыгын да күргән, ялангач та булган вакытлардан исән-имин калган изге җанлы әтием 21 көн әҗәл белән көрәште. Янына табибны чакырып, туган нигезгә кайтаруларын үтенде: “Үземнең караватыма  кайтып ятасым килә...”.

Дөнья көткәндә  үтенечләре күпме булгандыр, әтиемнең бу үтенече- соңгысы иде...

Белсәгез иде, әтиемнең үлем белән ничек көрәшкәнен! Бик тә яшисе килде аның!!! Юк шул, үлем дигәне котылгысыз булып чыкты. Бар да калды: инде шактый чарланган каләме, язасы шигырьләре, дәвам итәсе көндәлеге, ул яраткан һәм аны яраткан авыл, әтиемә ЗУР КЕШЕ булырга ярдәм иткән матур авылның матур кешеләре, без- балалары, оныклары, оныкчыклары- бар да, бар да калды...

    Дөреслекне яратучы, гадел, юлында очраган киртәләр, сикәлтәле юллар алдында куркып калмаган, соңгы сулышына кадәр,тормышның бөтен авырлыгын үз йөрәге аша үткәреп килгән гади генә  бер КЕШЕ! Никадәр югары күтәрелеп тә , КЕШЕ  булып кала  алган КЕШЕ!

   Әтием  гел уйда иде. Гел йөрәге кушканны тыңлады. Үзе генә башкарып чыга алмаган эшләр өчен бик ачынып борчылды. Таулар күчерердәй булып йөрде бит ул! Берүзе тау хәтле тауны күчерә алмаслыгын белгән йөрәге дә, ахыр чиктә түзмәгәндер, әҗәл кәгазенә кул куярга кушкандыр... Йөрәгенең егәре бетә баруын үзе дә сизде булса кирәк, кулына каләм алып, озаклап яза алмавы турында әйтте. Учак акрынлап кына ут ялкынын киметә барып, пыскып кына януын дәвам итте. Кайчандыр дөрләп янган учакның шулай кинәт кенә сүнеп китүенә күңел ышанмый. Яшәргә дә яшәргә, үзең үстергән агачның җимешләрен озаклап татырга гына да бит...

... Берникадәр вакыт, әти- әнием янына күченергәме әллә, дигән уй тынгылык бирмәде. Ләкин әлеге уйдан бик тиз кире кайттым. Әти- әнием алдында, балаларым алдында, укучыларым алдында булган бурычымны үтәргә тиешле булуым мине , авырлык белән булса да, шактый вакыттан соң гына бу уйдан үз халәтемә кайтарды. Әти- әнием миңа гомер биргән, мин шул гомерне тулысы белән лаеклы кабул итеп яшәргә, балаларымны кеше итүдә үземнән дә өлеш кертергә тиешмен. Галәм киңлегендә күргәннәремне,  әйтергә теләгән уй- фикерләрегемне укучыларыма җиткерәсем бар әле. Менә шулар яшәтә мине бүген. Менә шулар миңа бүген начар уйлардан арынырга ярдәм итә. Кешелек дөньясында бурычымны үтәргә сабырлыклар, түземлек, сәламәтлек бир, бер Аллам!

   “Лампа төбенә яктылык төшми, дигән гыйбарә яши. Ләкин лампа төбендә җылылык көчлерәк була. Ә кош балаларына да, Кеше балаларына да җылылык кирәк, бик кирәк! Канатлары тизрәк ныгысын өчен кирәк ул җылылык!.. Яшьтән алган җылылык адәм баласына киләчәктә дә кирәк булачак.” (Зиннур Хөснияр).

  ... Юлым дәвам итә... Хуш, авылым! Исәнме, авыл!

 

 

Автор :

Биектау муниципаль районы

                            Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбенең

         югары категорияле татар теле һәм

                                              татар әдәбияты укытучысы

      Ибраһимова Гөлнар Илсур кызы