Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

                                                      ХУР КЫЗЛАРЫ.

    Мин бу китап турында ишеткәч тә,”Хур кызлары” дип атала бит инде,нишләптер бакый  дөнья  кызлары турында  түгел , ә менә нәкъ фаный дөнья  “хур кызлары” турында  ахры бу әсәр дип уйлап куйдым. Һәм , дөрестән дә, нәкъ шулай булды да.

Әсәр турында ни-нәрсә әйтәсе килә.Китапны бер тында, ике көн эчендә укып чыктым.Һәм әйтергә кирәк, укый башлагач, һич кенә төшенә алмыйм бит, кат-кат, артка чигеп янә укый башлыйм, шулай итеп, ниһаять, мин моның  Кереш өлешен ,автор әйткәнчә “озын-озак  кереш сүзен укыдым.Зиннур әфәнде кереш өлешен күбрәк әтисенә багышлый һәм шул арада шушы әсәрне иҗат итәргә этәргеч биргән ханымның  ,ә ул ханым аңар интернет аша язып тора, баштарак ул авторны сүгә,минем турыда язарга  ничек җөрьят иттегез дигән сүзләргә кадәр әйтеп, ачуланып яза. Ләкин ахырдан  барыбер авторга үз язмышын сөйли һәм шул язмыш буенча китап язарга рөхсәт бирә. Менә шуннан шушы “Хур кызлары” исеме астында китап языла.

Кереш өлешеннән соң инде автор чын-чынлап әсәргә кереп китә.

Әсәр үз эченә 90 елларны ала. Дөньяларның әкәм-чәкәм(Дөбьяз ягы сөйләме) килгән, кыз-ананы, ул-атаны белмәгән, гаиләләрнең генә түгел, тулы бер җәмгыятьнең чәлпәрәмә килгән чорны сүрәтли.

Хәлләр авыл тормышы, андагы ике гаиләдә, шулай ук, шәһәрдә бара.Ике гаилә дә тулы,икесендә дә берәр кыз бала бар. Менә шушы татар кызларының язмышы аша язучы безгә шул елларны тасвирлый да инде.

Кызларның Зөбәйдә исемлесе бик матур итеп җырлый, шунлыктан аның җырчы буласы килә, ә Майя дигәне   алдына әллә-ни максатлар куймый гына яшәргә тели. Халыкта шундый әйтем бар :” Ходайны көлдерәсең килсә- аңар планнарыңны сөйлә”Нәкъ шул мәкаль дәгечә килеп чыга да инде, кызларның әниләре икеседә кибеттә эшлиләр , боларга бер көнне тикшерү килә һәм өсләрендә җитмәүчелек чыга. Гаилә зур борчуда...

Кызлар әниләренә булышу максатыннан да, үзләре дә укырга керәбез дип шәһәргә юл алалар. Әмма ләкин дөньяның ни икәнен  дә белмәгән, авыл гадилыгы белән килгән кызларны шәһәр үзенең әче тормышы белән каршы ала. Авыллык, гадилык, һәр сүзгә ышану,ялганның ни кәнен белмәгән авыл баласы.

Алда аларны сынаулар көтә, алар моннан аралынып чыга алырмы, үз юлларын таба алырлармы,тормышта югалып калмаслармы...Бу сораулар  авылдан гына килгәннәр өчен генә түгел, бик күп шәһәр балаларыны да кагыла шул ул вакытларда.

Ансамбльгә дә урнаша кызлар, шул ук вакытта эшкә дә. Ә ансамбльнең ни –нәрсә икәнен айлар узгач кына аңлый башлыйлар шул кызлар.Шулай да, әсәрдә  язучы Зөбәйдәгә миһербанлык күрсәтә. Аны күп очракларда явызлардан саклап кала, ә бәлки, үзенең тормыш юлын язарга рөхсәт биргә ханымның тормышы да шулай булгандыр.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: китап укырга авырырак, катлаулырак итеп язылган.Бәлки миңа гына  шулай тыелгандыр, башка укучыларның фикерләре бөтенләй икенче булыр.Ә бусы минем фикерләр иде.

                            Биектау мунципаль районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары ижтимагый                                                                                                                                                                                                                          оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шәфыйк кызы Шакирова.

 

                                                                                                   30 ноябрь 2021 ел.