Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

   Якташ  язучыбыз Зиннур Хөснияр әхлак мәсьәләләрен күтәреп күп кенә матур әсәрләр иҗат итүче күренекле шәхес. Яңа язылган “Хур кызлары” романы да үз укучыларын табар дигән ышанычта калам. Үзем бу романны бер сулышта укып чыктым дип әйтә алам. Әсәр башында бик күп язмышлар, вакыйгалар чуала кебек тоелды: Әфган әфате, геройлар яшәгән авылдагы проблемалы хәлләр, Әсфан – Жасмин – Гөлҗиһан мөнәсәбәтләре, Гариф –Сәбилә – Жасмин мөнәсәбәтләре, һ.б.,шунда ук илдә барган үзгәрешләр чагылышы. Укып барысы белән таныша торгач, бу геройларның язмышы ни белән бетәр икән дигән уй белән әсәрдән аерыласы килмәде.Төрле гайләдә төрле тәрбия алган татар кызлары шәһәргә килеп үз бәхетләрен таба алырлармы?  Ни өчен аларны хур кызлары дип атыйлар ?  Ихлас, беркатлы татар кызлары, шулар арасында төп герой Зөбәйдә дә тормыш давыларында югалмыйча үз урынын таба аламы? Зөбәйдә  - Салкынсу әбисе тәрбиясендә (догасы), әти-әнисенең дөрес тәрбиясен алган Саф Татар кызы. Ул да ялгыша, шуңа карамастан үз йөзен саклый, аклый ала. Минем уйлавымча, аңа вакытында урынлы  дөрес киңәш бирүчеләр  табыла.

   Әфганстанда авыр җинаять кылган, соңрак Кобра кушаматы алып пычрак бизнес белән шөгыльләнгән, акча-товар мәсьәләләрен өстен куйган  Кобылькин еллар узгач булса да үз җәзасын ала. Кызларны ялганлап чит илгә коллыкка сату – бу коточкыч . Кобылькинның үз кызы да шул юлга дучар ителә.

   Әсәр җитди теманы кузгатса да, җиңел укыла, уйландыра. Бу роман үз укучыларын табар һәм алар аз булмас дигән теләктә калам.Авторга яңадан -яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек теләп калам.

Абдуллина Нурсанә Нурхәмәт кызы.

 Биектау муниципаль  районы Усад урта гомуми белем бирү мәктәбе.