Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

                                                                                  «Бәхеткә дип тудың ласа,

                                                                                И кыз бала, кыз бала.

                                                                                 Бәхеткә дип туганнар ник

                                                                                 Язмышларга урала?»

 

  Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» повесте гади татар авылыннан шәһәр мохитына бәхет эзләргә чыгып китүче яшь кызлар турында. Яңа гына табадан төшкән повестьны укымаган, аның турында сөйләшмәгән кеше юктыр безнең якларда. Хәзергесе заманның көн кадагына куелган мәсьәләне чишәргә ярдәм итмәс микән бу әсәр?

         Бәхет дибез, бәхет эзләү дибез... Ә нәрсә соң ул «бәхет? »  «Кош – очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган»,  ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Бәлки, бәхет - азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет    төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.

     

       Бәхет нәрсә ул?- дисезме,

       Ул бит гаҗәп төшенчә.

       Җаваплар булыр күп төрле-

       Һәркем аңлый үзенчә…

 

        Повестьтагы Зөбәйдә кебек ихлас һәм беркатлы татар кызлары, шәһәргә килеп, үз бәхетләрен таба алырлармы? Ни өчен аларны «хур кызлары» дип атыйлар әле? Хур кызлары җәннәттә генә була бит. Бәлки, кызларның сафлыкларыннан көнләшүдән, яки аларга сокланудан, хур кызларының матурлыкларына нигезләнеп  туган атамадыр ул?
        Повестьның үрелеп барган сюжет сызыклары (әдәби һәм документаль), алда урнашкан эпиграф ролен үтәүче уйланулар да, авторның мәхәббәт турындагы шигырьләре, туган як табигатен сурәтләгән (ни өчендер Салкынсу авылы искә алына, бәлки ул Суыксудыр?) юллар, фәлсәфи уйланулар да , Коръән-кәрим аятьләре дә – бар да шушы сорауга җавап табарга булыша. Әсәрнең төп геройлары- Зөбәйдә, Майя, Әдинәләр язмышын ачыклауда авторга Гаяз, Рафинад кебек авыл егетләре, калын кесәле, «кобра» кушаматлы Артур Кобяшвили, Гирей кебек «дәдәй»ләр, кызлар язмышы белән уйнаучы Тәнзилә Гайдаровна, Ира Закировналар образлары ярдәм итә.

        Зиннур абый Хөснияр - Зөләйха, Зөбәйдә образларын тудырган автор.

Зөләйха- «Зөләйха кыйссасы» дип аталган әсәрнең төп герое. Ул, гади авыл кызы, шәһәр мохитында юлдан язучы, акчага сатылып сафлыгын югалткан татар кызы булып сурәтләнә әсәрдә. Ләкин күпмедер вакыт үткәч, автор уйга калды күрәсең, минемчә. Ә нигә әле татар кызы юлдан язарга тиеш? Татар кызларының ачы язмышлары турындагы әсәрләр юк тугел. Заһир Бигиевнең  «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»,  «Зур гөнаһлар»  романнары, Мәҗит Гафуриның  «Кара йөзләр»  әсәрләрен укып беләбез. Һәм моңа нокта куярга кирәк.   

         Менә шундый шарт белән язылгандыр дип уйлыйм мин «Хур кызлары» повестен. Зөбәйдә- Зөләйханың капма-каршысы. Нинди генә авырлыклар күрүенә карамастан, ул зур «дәдәйләр» , матур  «түтәйләр» каршында каушап калмый. Сафлыгын югалтмыйча, мәхәббәтенә тугры калып, туган авылына кайта. «Зөбәйдә- адәм баласы! », «Зөбәйдә- татар кызы! » дип кычкырасы килә бөтен җиһанга.

 

     Кыз баланы елатмагыз-

     Күз яше ачы була.

     Бәхеткә дип туган бит ул-

     И кыз бала, кыз бала.

 

     Язучы сурәтләгәнчә, хәзерге тормышта Татар кызы дигән Матурлык бармы? Татар кызы дигән Горурлык бүгенге заманда эталон була аламы?

Бәяләмәне Дөбъяз авылы китапханәсе укучысы Зәһидуллина Хәлидә Әхәт кызы әзерләде.