Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

Зиннур Хөснияр. Хур кызлары


"Хур кызлары " романын укыганда  үзебезнең баштан кичкән  шул үзгәртеп кору заманы,  90 нчы елларга ирексездән әйләнеп кайтасың. Әсәрдә кызлар язмышы турында язылса да, ул мине күбрәк шул заманда илдә барган вакыйгаларны тасвирлавы белән җәлеп итте. Ул заманнар инде онытылып бара иде, яңадан шунда кайтып, кайбер вакыйгаларга икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте автор.  Әлбәттә, кызлар яхшы тормыштан бу тайгак юлга басмаганнардыр инде, ә шулай да аларны аклыйсы килми. Автор Зөбәйдәне горур, саф татар кызы итеп күрсәтергә тели. Ләкин минем фикеремчә, горур, саф татар кызы, нинди генә авыр заманалар булса да, намусына тап төшерердәй андый кешеләрдән, андый җирләрдән ерак торырга тиеш. Гөлҗиһан образын да типик татар хатыны образы дип әйтмәс идем. Бәлки ялгышамдыр, ләкин безнең якларда ирләргә шул дәрәҗәдә мөкиббән китүче, хәтта ки китеп торган хатыны урынына ирнең түшәген күчеп торучы ялгыз татар хатыннары турында ишеткәнем булмады. Ә роман болай кызыклы, аңлаешлы, җиңел укыла.

Хайруллина София Абдул кызы

Татар Әйшәсе