Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

Казаклар төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Алсу Фәрит кызының Зиннур Хөсниярның “Хур кызы” романына отзывы.

   Зиннур Хөснияның “Хур кызлары” романын бер тында укып чыктым дияр идем. Мондагы вакыйгалар мине бик тиз үз өеренә алып кереп китте. Яшь вакытта кем шәһәргә китү, бай булу, матур тормыш, хыялындагы идеал егет белән бергә булу турында хыялланмаган икән?

   Җырчы булырга хыялланган татар кызы Зөбәйдәнең дә язмышы ул теләгәнчә генә барып чыкмый. Әнисенең проблемасын чишүөчен аңа күңеле тартмаган эшләр башкарыга туры килә, үзләрен дөньяның кендеге итеп санаучы “бай абзыйлар” белән аралаша. Ләкин нинди генә ситуациядә калса да, кешелеклеген, сафлыгын саклап кала. Шунысы гаҗәп, кызга да ярдәм кулы сузучылар очрап тора. Авылдаш  кызлары Майя белән Әдинәнең рәхәт бай тормыш өчен үзләренең сафлыкларын иң ахыргы урынга куюлары –бүгенге көннең актуаль проблемасы. Зөбәйдә кебек кызларның азая баруы бик кызганыч. Билгеле, бу тәрбиядән тора . Зөбәйдәнең әти-әнисе бер-берсен күз карашыннан аңалап, яратышып гомер итә. Чын саф мәхәббәт турында да кыз иң беренче әнисеннән ишетә. Ә Майяның әнисе Жасмин, киресенчә, кызына үрнәк була алмый. Күп вакыт кызын үги әтисенә калдырып берничә атнага югалуны да оят эшкә санамый.

    Романда берничә сюжет сызыгы бар. Миллионнарның йөрәк ярасына әверелгән әфган сугышы романның тормшчанлыгын тагы да арттыра төшә.Үткән белән бүгенге үрелеп бара. Кайчандыр әфган җирендә сугышкан Әсфан язмышы да тетрәндергеч. Күңелендәге бушлыкны күршедәге карт кыз Гөлҗиһан да, ияреп кайткан хатыны Жаксмин да тутыра алмый. Әфган далаларында командиры тарафыннан вәшхиләрчә үтерелгән сөйгәне Хәдичәне сагынып гомер итә.

     Наркобариннар, танылган мафиозилар оясы корбаннары аеруча гыйбрәтле. Акча өчен япь-яшь кызлар белән сату итү, аларны чит илгә алдап озату күпме яшь гомерләрне харап итә.

    Нахак сүзләр, гайбәт, мин-минлек-мәхәббәтнең дошманнары. Зөбәйдәнең балачак һәм яшьлек дусты Рафинад нәкъ шундыйлардан. Ә Гаяз? Әйе, ул матур сүзләр сөйли белми. Яратуы да ихлас кебек. Әмма ул да гайбәт сүзләр ишеткәч югалып кала. Хатасын аңлагач, башбаштаклык эшләп ташлый. Зөбәйдә белән Гаязның уртак җыры язылмыйча кала. Бу сорау ачык. Кыз башта үзенең гайбәтләрдән өстен булуын, сафлыгын һәрьяклап исбатларга тотынса да, кире уйлый. Чөнки ул-горур татар кызы! Беркемнең дә аны мыскылларга хакы юк!

    Һәр кылган гөнаһ өчен түләргә кирәк! Автор бу эштә зур осталык күрсәткән. Авыр җинаять кылган Кобылькинны да (Кобра) кулга алалар. Ира Закировна гомере буе атасыннан качып яшәргә мәҗбүр була. Рафинад акылга саега.