Центральная библиотека

Зиннур Хөсниярның"Хур кызлары" китабы буенча бәяләмә

Зиннур Хөснияр «Хур кызлары” романына бәяләмә

Ямаширмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Чулпан Илсур кызы

Кулымда якташ язучым Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” китабы... Заманча бизәлешле, хәтта хәзер актуаль булган QR-кодлы (романның аудио язмасын тыңлар өчен), ап-ак битле китапчык. Китапның тышыннан ук аның каршылыклы атамага ия булуы сизелде. Рәсемдә ут яктысына килгән төнге күбәләкләр һәм корал тоткан кара кул. Мин үзем дә “бандитлы туксанынчы еллар” баласы. Дөрес, минем сыйныфташ егетләрем Әфганга түгел, Чечняга эләктеләр. Бу чуалчык замандагы авырлыкларны күреп үстем, 90нчы елларның икенче яртысында Казан педагогика университетында белем алдым.

Шунлыктан әсәрдә тасвирланган вакыйгаларның берничәсе булса да, безнең чор кешесенә таныш. Аеруча шәхсән мине тетрәндергән урыны авторның “Озын-озак кереш сүз” өлешендә булды. Автор әтисенә булган уллык хисләрен бик үтемле итеп җиткерә. Шунда ук ул әтисенең бу фани дөньядагы соңгы минутларын тасвирлый. Әтисенең җаны тәненнән аерылганда, сәгать теле дә туктап кала. Бу вакыйгага охшаш хәл минем белән дә булды. Мине сугыш ветераны булган дәү әтием үстерде. Ул да авторның әтисе кебек сәгатьләр көйләп, ремонтлап, дөресләп тора иде. Өебездә герле сәгатьләр дүртәү иде ( дәү әни исән чагында аларны, бервакытта суга башлагач, “чиркәү пускиннары” дип тирги иде). Дәү әтием үлгән гыйнвар төнендә бар сәгатьләр дә туктап бетте.

Хөрмәтле Зиннур Зыятдинович, бу бәяләмәдә үземнең субъектив фикерләремне язам, үпкәләмәгез зинһар. Әсәрнең үзенә килгәндә каршылыклы роман дип әйтәсем килә. Моннан берничә ел элек Марат Кәбировның “Китап” әсәрен укыгач, шундый каршылыклы хисләр кичергән идем. Бер яктан мавыктыра, кызыктыра, икенче яктан сәер, тетрәндерә, яшерен интим якны ачып сала. Дөрес, М.Кәбиров соңгы елларда хоррор, фэнтези стилендә яза, бу татар әдәбиятына хас булмаган сирәк очрый торган иҗат дип нәтиҗә ясап, авторны аңларга тырыштым. “Убырлар уянган чак”ны укып чыктым. Әмма дә ләкин, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналларын, “Әбүгалисина” гәҗитен чыгарган күренекле публицист, балалар язучысы, шагыйрь, нечкә лирик, авыл турындагы хәтирәләрдән торган Биектау кешесенә аеруча кадерле “Хуш, авылым!” романының авторы Зиннур Хөснияр “Хур кызлары” аша миңа бөтенләй башка яктан ачылды.

Икенчедән, әсәрдә үзенчәлекле язмышлы геройлар күп. “Игра престолов” сериалындагы кебек уңай яки тискәре герой дип конкрет әйтеп булмый. Әсфан һәм Жасмин линиясен алыйк. Әсфан-тырыш, акыллы, югары белемле тарихчы, өстәвенә көрәш батыры һәм гармунчы, Әфган сугышы батыры, инвалид булуына карамастан, яшәргә, яратырга, көрәшергә көч табучы образ. Ләкин аның да тискәре яклары бар: Гөлҗиһан белән Жасмин арасында бәргәләнү; кызу канлылыгы аркасында кабат коралга ябышу; беренче сөйгән ярыңны саклап кала алмау; наркотиклар сатуга катышу; Әфганда күргән җинаятьләрне яшерү... Жасмин әсәр башында җилбәзәк, бозык, иренең, кызының кадерен белмичә, аларны ташлап китүче, хыянәтче, алдакчы, хезмәттәшен гаепле итеп калдыручы, хәйләкәр ханым булып килә. Әсәр ахырында ул ялгышларын аңлый, дөрес юлга баса сыман. Жасмин образы бер сорау калдырды: нигә ул тол калган килендәше Сәбиләгә ярдәм итми, банктагы бурычын түләп бетерми. Ул бит яһүд бабаларының зур байлыгына ия, акчаларның югалуында да аның кулы уйнады бит. Бу хакта ире һәм Гариф та белә хәтта.

Өченчедән, авылда үскән Майя белән Әдинәнең шулкадәр заманга яраклашучан, елгыр, җәмгыятьнең караңгы, пычраклыгыннан хәбәрдар булулары, иң беренче матди якларын кайгыртулары таң калдыра. Ул яшьтә кызлар егетләр, мәхәббәт турында уйлый кебек. Шулай да, тиешле вакытта тиешле урында булулары өчен мин аларга төп героиня исеменнән рәхмәтле.

Дүртенчедән, авторның батырлыгын алкышлыйм. Әфган сугышында булган фаҗигале хәлләрне курыкмыйча тасвирлый ул, безнең хәрбиләрнең, җитәкчеләрнең хаталарын күрсәтә, яшь солдатларның канын коючыларны фаш итә. Ә иң кызыклы, шаккатыргыч, көлкеле момент: бик таныш Владимир Вольфович исеменә ия булган кызу канлы түрә күз алдына реаль кеше булып килеп баса.

Бишенчедән, Зиннур Хөснияр-искиткеч дәрәҗәдә татар тарихын белгән, аңлаган, укучыларына җиткерә белгән әдип. Бу гына түгел, татар, яһүд, әрмән, грузин, әфганлы, украин, рус халкының менталитетын да яхшы белеп сурәтли. Динне, сәнгатьне, поэзияне, психологияне, медицинаны да урынлы куллана.

Алтынчыдан, сүз башы бит-татар кызының катлаулы, аяныч язмышы. Ул төп героиня Зөләйха-Зөбәйдә образы аша бирелә. Минем аңлавымча, авторның әтисенең дусты Гарәфи әсәрдәге гадел Гарифның прототибы. Әсәр башында автор белән чана шуган шаян кыз һәм әсәр ахырында  зираттагы кабергә кыңгыраулар куючы ханым Зөбәйдә үзе бугай... Иң якын кешесен, мәхәббәтен, ышанычын югалткан, ләкин сафлыгын, горурлыгын, матурлыгын саклап калган Зөбәйдә. Үзен әтисенең үлемендә гаепләгән кыз гаепсез дә булып чыкты, әтисе “Зөләйха кыйссасы”н укымаган бит, әтиләр өчен кызлары гөнаһсыз хур кызларына тиң. Тагын бер аңлашылмаучанлык: “Зөләйха кыйссасы”н кем язган? Кем тараткан? Гуриймы? Ә нигә ул Кобрадан үч алмады? Нигә үзе саклаган, яклаган, сеңлесе сыман күргән Зөбәйдәне бәхетсез итте, намусын пычратты?

Минем карашка, әсәрдә тагын берничә тискәре образ бар иде. Үз йортын яндырган, хатынын кыйнаган, сөяркәләр тоткан, кызын яшергән, прокурор булганда ришвәт алган, судан коры чыккан Галләмин җәза аласы урынга татар теле укытучысы булды да куйды! Никадәр кызны юлдан яздырган ялгыш сукмакка бастырган  Тәнзилә Гайдаровна-бөтенләй яшерен агент, закон сагында торучы булып чыкты. Бу әсәрдә иң бәхетле кешеләр улын янында калдырган Рафинадның анасы һәм, барлык байлыгын алып, улы янына Англиягә качкан бай ханым Ира Закировна кебек...

Ахырдан әйтәсе килгән сүзем шул: тышлыктагы яктылыкка очкан күбәләкләр кызлар гына түгел, ә замана шаукымында адашкан, чыгар юл таба алмаган, җәмгыятьнең икейөзлелеген аңлаган әсәр геройлары булып тоелды миңа. Кайчандыр Р.Мөхәммәдиевнең “Кенәри-читлек кошын” укып тетрәнгән татар укучысы З.Хөсниярнең “Хур кызлары”н укып, тагын бер хисләр ташкыны кичерде. Укучыны җәлеп итә, уйландыра, аптырата алган автор-чын язучы, минемчә. Һәм ул язучы безнеке, Биектауныкы!