"Ак яулыклы әнием" Тематик кичә

"Гүзәл" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре катнашында Әниләр көненә багышланган тематик кичә булып узды. Кичәдә балалар тарафыннан әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Әниләр белән "Балаңны беләсеңме?" дип аталган уен оештырылды.