Юртушская сельская библиотека - филиал № 39

Татар телем-иркә гөлем

Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары актив катнаштылар. Мин укучыларга татар шагыйрьләре-Ш. Галиев, Р.Миңнуллин, Х. Халиков, Ә. Бикчәнтәеваларның туган телебезгә багышлап язган шигырьләреннән әдәби монтаж әзерләдем, укучылар шигырьләрне бик яратып өйрәнделәр. Кичәдә туган телебез турында язылган татар халык мәкальләре дә яңгырады. Әдәби кичә Тукаебызның үлмәс "Туган тел" җыры белән тәмамланды.