Юртушская сельская библиотека - филиал № 39

"Җилләрдә сыналган җилкән"

Мәмдәл урта мәктәбендә без укучылар белән Ф.Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап "Җилләрдә сыналган җилкән" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә авторның китапларыннан зур китап күргәзмәсе оештырылды. Мин укучыларны Ф.Яруллинның автобиографиясе һәм катлаулы тормыш юлы белән таныштырдым. Кичәдә укучылар интонация белән Ф.Яруллинның шигырьләрен укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырларын җырладылар.