Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Мөсәгыйт Хәбибуллин

Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин – күренекле татар язучысы, тарихи романнар авторы, Татарстанның Г. Тукай бүләге иясе (2003), Татарстан Республикасының халык язучысы.
Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша.
1944 елда М. Хәбибуллин Чиләбе өлкәсенә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында Магнитогорски металлургия комбинатында токарь, Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта. 1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда Азнакай район газетасы Маякта редакцияләрендә эшли. 1969–1971 елларда Таҗикстандагы Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1971 елның июненнән М. Хәбибуллин Казанда яши . 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Язучының романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш-сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып тора. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлары белән — халык көнкүреше, борынгы бабаларыбыз¬ның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса.
М.Хәбибуллин — 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
М.Хабибуллин 2019 елның 4 гыйнварында Казан шәһәрендә вафат булды. 5 гыйнварда Самосыроводагы татар зиратында җирләнде