Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Яңалык

"Бәлә өйгә кергәнче"

"Бәлә өйгә кергәнче" балалар наркоманиясен профилактикалау буенча әңгәмә

Татар-Эйшесендә 23 февраль бәйрәменә багышланган ир-атларны хөрмэтләү кичәсе.

Менә шушы зур бәйрәм уңаеннан Татар-Әйшәсе клубында тантана кичәсе үтте. Авылыбызнын активына, Иске-Казан җирле советы депутаты, безнен хөрмәтле авылдашыбыз Нургалиева Рилия Данияловна бу бәйрәмдә урта буын ир –атларыбызны хөрмәтләргә такъдим итте. Бәйрәмгә әзерләнү алдан ук башланды. Ир- атлардан армиядә хезмәт иткән вакытларында төшкән фоторәсемнәрен җыеп алып китапханэдэ электрон презентация әшләнде. Кичәнең барышы концерт номерлары, конкурслар hәм презентация белән урелеп барды.