Центральная детская библиотека

Тукай дөньясына сәяхәт

Бәйрәм көнендә Габдулла Тукайга багышланган чаралар уза. Китапханәчеләр шәһәребезнең 1 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Тукай дөньясына сәяхәт" исемле әдәби чара уздырды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Үзләрен әкияти герой ролендә сынадылар. Нәни язучы буларак әкият уйлап чыгардылар. Бәйрәмдә балалар Тукай иҗатыннан әсәрләр дә сөйләделәр.