Центральная детская библиотека

Үлемне җиңгән шагыйрь

Үзәк балалар китапханәсендә "Үлемне җиңгән шагыйрь" исемле әдәби чара узды. Бәйрәмдә IV "Җәлил укулары" халыкара бәйгесенең район этабында 1 нче урынга лаек булучылар һәм зона турыннан республика этабына узучылар бүләкләнде. Халыкара бәйгедә Әгерҗе районыннан 70тән артык балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм мәктәп яшеннән өлкәнрәкләр катнашты. Алар "Җәлил татар телендә", "Җәлил рус телендә", "Җәлил дөнья халыклары телендә", "Җәлилчеләр" һәм "Фронтовик язучылар" номинациясендә көч сынашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.