Центральная детская библиотека

Муса Җәлилне искә алу кичәсе

     Бүген татар халкының бөек улы, герой шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары өчен “Гасырларда калыр батырлык” исемле чара үткәрделәр. Китапханәчеләр электорон презентация ярдәмендә укучыларны  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Татар теле укытучылары Лилия Гайнуллина, Әлфия Заһретдинова балаларга Муса Җәлилнең тыныч тормышта язылган шаян шигырьләрен, сугышта язылган патриотик рухтагы шигырьләрен ятлатканнар иде. Балалар сәнгатьле итеп “Ишек төбендә”, “Карак песи”, “Бер шигырь”, “Күке”, “Кызыл ромашка” һ.б. сөйләделәр. Бик яратып “Күрсәт әле, үскәнем” һәм “Түбәтәй” уеннарын уйнадылар. Чара ахырында герой шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар.