Центральная детская библиотека

"Бергәләп укуы күңелле"

     Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барып "Бергәләп укуы күңелле" дип исемләнгән очрашулар үткәрделәр.

     Очрашулар вакытында Алмаз Гыймадиевның "Селфи таягы" исемле китабыннан хикәяләр, шулай ук "Рассказы о животных" китабыннан Георгий Скребицкийның "Пушок" хикәясе укылды. Балалар бу әсәрләрне кызыксынып тыңлаганнан соң, төрле сорауларга җавап бирделәр. Бармаклар өчен "Хәйләкәр керпе", "Куян" гимнастикаларын да алар бик яратып башкардылар.

    Алып килгән күчтәнәчләргә, журналларга сөенеп балалар китапханәче апалары белән "тагын кунакка көтеп калабыз" дип саубуллаштылар.