Центральная детская библиотека

"Әнием - син якты кояшым"

    Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Ак калфак" оешмасының Әгерҗедәге бүлекчәсе белән берлектә Әниләр көненә багышланган кичә үткәрделәр. Кичәгә иң актив китап укучыларыбыз һәм аларның әниләре чакырылган иде.

     Кичә барышында балалар әниләрен шигырьләр, җырлар белән сөендерделәр. Әниләре төрле бәйгеләрдә катнашкан арада алар открыткалар да ясадылар.

     Әниләр дә сынатмадылар: табышмакларга җавап эзләделәр, татар халык мәкальләрен белүдә көч сынаштылар, балаларының дәресләр тәртибен исләренә төшерделәр, киемнәр бизәүдә осталыкларын күрсәттеләр.

     Бу кичә ахырында балалар үзләре ясаган открыткаларын әниләренә бүләк итеп бик матур теләкләр теләделәр.