Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Карга боткасы

Борын-борын заманда кеше язның ничек киләчәген белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр эрегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне һәркем матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, ит, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачылган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр.
Безнең авылда бу күркәм гадәт әле дә сакланып килә. Көн болытлы булуга карамастан, карга боткасы уз урынында, уз вакытында пеште. Беркем дэ тәмле боткасыз калмады, каргаларга да өлеш чыкты.
Киләсе җәйләр уңышлы, хәвеф-хәтәрсез булсын, мул уңышлар җыеп тыныч илебездә шат яшәргә язсын!