Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Туган тел көне

26 апрель - татар дөньясы очен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Яңа Авыл китапханәсендә Тукайга багышланган күргәзмә оештырылды.

Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың, дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше милли тамырларыннан аерыла, туган җирендә ят була. Без туган телебезнең байлыгын, аһәңен саклап калырга тиешбез.Туган тел көне дуслык, тынычлык, татулык бәйрәме булсын!

 Авылыбыз китапханәсендэ Тукайның туган көненә багышлап балалар арасында аның шигырьләрен уку кичәсе оештырылды. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Балачактан күңелләргә кереп, Тукай безне гомеребез буе озата бара.