Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Гаилә - бәхет ачкычы"

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан, гаилә елы кысаларында Яна Бәзәкә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, елны тантаналы рәвештә ачык дип белдерделәр.
Авылыбызда бик матур озак еллар бергә яшәп, алтын көзләргә кадәр бергә җиткән парлар күп.
Котлауларга авлыбызда гомер итуче матур гаиләләр -Садыков Рафаэль һәм Альфинур апа, Гыйлмутдинов Мәсъгут-Әклимә апа, Ногманов Хәлил һәм Зөхрә апа, Муллахметов Рафис Мансура апалар лаек булдылар. Аларнын бергә гомер итүләренә 45 ел. Ә инде Харисовлар гаиләсе үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтәчәк..
Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлелек , акыл, өмет-ышаныч кирәк. Юбилярларны котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Үстергән балалары, кияү- киленнәре, оныклар игелеген күреп, туганнар хөрмәтен тоеп, мул тормышта тигезлектә яшәргә насыйп булсын аларга