Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Җырдай моңлы татар теле"

Билгеле булганча, бүген, 21 февральдә Халыкара Туган телләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа-Авыл китапханәдә "Җырдай моңлы татар теле" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Халыкара туган тел көне 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең карары белән гамәлгә куела һәм 2000 елның 21 февраленнән ел саен туган телләрне саклау максатыннан билгеләп үтелә.

Ул Бангладешта һәлак булган студентларны искә алу көненә багышланган. Алар 1952 елның 21 февралендә бенгали телен яклап-саклап калу өчен демонстрациягә чыкканнар һәм һәлак булганнар. 

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 40 проценты бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. 

Әгәр билгеле бер телдә сөйләшүчеләр саны 100 меңнән азрак икән, тел әкренләп юкка чыга. XX гасыр башыннан Россиядә 15 тел юкка чыккан.

Татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. 

Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши, һәм туган телләрне үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, үз телебезне саклыйк, яклыйк.