Кучуковская сельская библиотека - филиал № 20

Авылыбызның иң өлкән кешесен Шайдуллина Нәҗибәне бәйрәм белән котларга бардык

96 яшьлек Нәҗибә әби бүгенге көндә кызы белән кияве тәрбиясендә яши. Балачагында ятимлекне, угилекне кичергән, сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән әби бүгенге көнгә кадәр күңелен төшермичә тыныч тормышка сөенеп, шөкер итеп яши. Күп вакытын дини китаплар, газета-журналлар укып үткәрә ,  күнеле аеруча күңелле такмакллар да җырлап җибәрә. Китапханәче аралашучан,ачык күңелле Нәҗибә әбине китапханәгә кайткан яңа ңурналлар белән таныштырды,бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде