Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

"Канатлы дөнья"

Хәкимҗан Халиков- балаларның яраткан шагыйре. Инде ничә буын аның "Китаплар докторы", " Чаба иде бер куян" һәм башка бик күп шигырьләрен укып үсте. 

Бүгенге көндә дә Хәкимҗан Халиковның китаплары яратып укыла. 

Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән Хәкимҗан Халиков иҗаты буенча "Канатлы дөнья" исемле чара  үткәрелде. Шигырьләре кычкырып укылды,  уеннар уйналды.