Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

«Дөньяда матур җирләре күп, ләкин туган яктан да кадерлерәк җир юктыр»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чара районның 95 еллык юбилее кысаларында узачак.Үткәне һәм бүгенгесе, аның тарихын тудырган, дан күтәргән кешеләр белән танышырбыз.Моның өчен Татарстан Республикасы архивлары материаллары, китапханәдә булган китаплар файдаланабыз.Тарих һәйкәлләре турында сөйләүче китаплар белән таныштырабыз, район халкы тормышында булган үзгәрешләр турында сөйләшәбез. Бу чарага багышланган күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм яңартылачак.Ул районның матди һәм рухи мәдәнияте тарихы белән кызыксынучыларга исәпләнгән. Районда туган һәм быел юбилейларын билгеләп үтүче якташ язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты белән танышудан гыйбарәт.Болар-Кадыйр Сибгатуллин,Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов.Китап күргәзмәсе янында әңгәмә-күзәтү уздырдык, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыйбыз.Аларның шигырьләренә язылган җырларны тыңлыйбыз. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән,китапханәгә күптән түгел килгән яңа китаплар белән танышырбыз.