Ядыгерьская сельская библиотека - филиал № 31

Инсафлының теле саф

 

“Инсафлының теле саф” укучылары белән уен- дәрес үткәрдем.

 Максат: Укучыларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү. Инсафлылык төшенчәләре белән таныштыру. Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.(8 укучы)

Уен-дәрес түбәндәге эзлеклелектә үтте:

  1. – Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт. Әдәплелек турында шигырьләр.
  2.  “Яхшы сүз- җан азыгы”
  3. “Шифалы сүзләр”
  4.  Әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр.
  5. “Сөйләшә белү- осталык ул”
  6. “Ярый-ярамый” уены.

Дәрес Х.Халиковның “Әдәпле малай” шигыре белән башланып китте. Дәрес барышында  нинди бала әдәпле, инсафлы була, соравына җаваплар эзләдек. Балалар үзләрен сынатмадылар, актив булдылар. Укучылар әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләрне дә дөрес чиштеләр. “Ярый-ярамый” уенында да да теләп катнаштылар.

 Дәрес ахырында Миннибаева Камилә башкаруында Ф. Яруллинның ”Озын куллы кыз” шигырен тыңладык.