Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Муса Җәлил каһарман шагыйрь

Каһраман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел уңаеннан  3-4 сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.

Максат: укучыларны герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, ил өчен күрсәткәнбатырлыклары белән таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес барышында шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу өчен "Татар халкының каһарманы Муса Җәлил" дигән презентация карадык. Шагыйрьнең балалар өчен язган "Карак песи", "Маэмай", "Күке", "Кызыл ромашка" шигырьләрен укыдык. Моабит дәфтәрләре өчен  "Советлар Союзы Герое" исеме бирелүен белдек. Дәрес балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 10 укучы катнашты.