Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Уңган хуҗабикә"

 Урта Йорткүл авыл мәдәният йортында “Уңган хуҗабикә” бәйгесе уздырдык. Ул татар токмачына багышланган иде. Бәйгене авыл китапханәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Айсылу игълан итте.Анда алты хатын-кыз катнашты.Кызлар камыр басып җәйгән арада тамашачылар арасында төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Токмач җәемнәре әзер булганчы бәйгедә катнашучылар җыр-биюгә үзләренең осталыкларын күрсәтергә өлгерделәр. Бәйгенең соңында җиңүчеләр игълан ителде.

  Бәйрәмнең икенче өлешендә үзләре кискән токмачтан әзерләнгән тәмле аш белән сыйландылар, өйләрдә пешереп килгән коймак, пирог, кош теле һәм төрле тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм кәефе белән өйләренә таралдылар.