Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Сәләмәтлек -зур байлык"

Чәчәкле авылы китапханәсендә "Сәләмәтлек -зур байлык" дип аталган сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Авылыбыз фельдшеры Булечева Галина Николаевна  авылдашларыбыз алдында язгы чорда еш күзәтелә торган талпан энцефалиты дип аталучы ,үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыру турында әңгәмә алып барды.Талпаннарның язгы-җәйге чорда актив булулары ,алардан саклану алымнары,талпан кадалган очракта медицина учреждениеларына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге,мөмкинлек булмаганда талпаннан арыну чараларын аңлатты. Китап укучылар  үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлаешлы җавап алдылар.