Каюковская сельская библиотека - филиал № 11

"Тынычлык теләп дога кылдылар"

22 июнь көнне Көектә, бөтен мөселман дөньясы өчен изге Рамазан ае хөрмәтенә ОАО "Авангард" җәмгыяте ифтар ашы уздырды. Авыл клубында үткәрелгән мәҗелескә 60 тан артык кеше килде.Районның имам-мөхтәсибе Фәрһат хәзрәт Минсәгыйр ураза барган көннәрдә мондый ифтар ашлары уздыру, аларда катнашуның саваплары турында вәгазь сөйләде, изге айда бары тик изге гамәлләр кылырга чакырды, ураза тотучыларга түземлек һәм сабырлык теләде. Ул кичтә бәйрәм табыны сый-нигъмәт белән тулы иде.