29 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән “Путешествие в Мечтаград” дип аталган әдәби калейдоскоп та матур да, уйландыра торган да темаларның берсе булган хыял темасына багышланган иде.
28 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы балалар бакчасында “Китап битләрендә песиләр” (“Гуляют кошки по страницам”) дип аталган танып белү сәгате үткәрделәр.
25 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап дусларын җыя” (“Книга собирает друзей”) дип аталган бәйрәм программасы Балалар китабы атналыгын ачып җибәрде.
21 март – Халыкара курчак театры һәм курчак осталары көне. Әлеге уңайдан балаларны бу кызыклы дөньяга тагын да якынайтырга теләп, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче номерлы балалар бакчасына барып, уртанчылар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә йөрүчеләргә “Курчак театры дөньясында” (“В мире театра кукол”) дип аталган сәнгать сәгатьләрен үткәрделәр.