Центральная библиотека

Безнең Тукай

Тукай иҗаты. Тукай дөньясы. Бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен, без Тукайны яңа яктан ачабыз, иҗатына икенче күзлектән карыйбыз. Тукайның бик күп шигырьләре нәкъ менә бүгенге көннәребезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы белән туры килә. Шуңа да аның тулаем иҗаты, шигъри авазы көр яңгырый, халкыбыз күңелендә теләктәшлек таба. Ул һаман да безнең замандаш. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 138 булу уңаеннан, Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте" студентларына "БЕЗНЕҢ Тукай" дип исемләнгән әдәби альманах тәкъдим итте. Укучылар "Апуш-Тукай", "ТукайЛото", "Серле шәхес", "Тукай чылбыры" кебек әдипнең иҗатына, аның белән бәйле кызыклы фактларга нигезләнгән уеннар аша заманча Тукай белән танышты.