Детская библиотека

"Матурлык дөньяны коткарыр"

30 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында шигырь һәм хикәяләр язучы Люция Әблиева белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуга китапханәчеләр, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Юридик факультетын тәмамлап, Гостехнадзор системасында озак еллар эшләгән Люция ханым бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатка мәхәббәт кече яшьтән үк башлана, балачагы биеп, җырлар, шигырь сөйләп уза. Дүртенче сыйныфта ул үзенең беренче шигырен яза.

Китап укучыларга Люция Әблиева исеме һәм иҗаты социаль челтәрләре аша таныш. Шулай ук, соңгы вакытта аның әсәрләре татар матбугатында да еш күренә башлады.

Кичә барышында Теләче урта мәктәбе укучылары Люция ханымның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Әдәбияткә гашыйк, шигъри җанлы егетебез Айрат Якупов “Әни”, “Миһербанлык” шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Үзешчәннәребез Рафис Минһаҗев, Рада Әхмәтгаязованың моңлы җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Сәләтле каләм иясе булудан тыш, Люция ханым бик оста оештыручы да. Иҗат җимешләре белән таныштырганнан соң чарада катнашучыларны төрле кызыклы уеннар уйнатып кәефләрен күтәрде. Очрашуда катнашучылар кунагыбызга кызыксындырган сорауларын бирде, җылы күңелле мохиттә аралашты.