Детская библиотека

М.Зощенконың күңелле хикәяләрен укыйбыз

Үзәк мәдәният һәм ял паркында Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Гөрләвек» клубы әгъзалары белән, «М.Зощенконың күңелле хикәяләрен укыйбыз» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырды. Зощенко, оста тылсымчы буларак, үз хикәяләрендә балаларны, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтә, дөрес юлга юнәлтә. Язучының туган көнендә балалар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук авторның гаделлеккә, әйләнә-тирәдәгеләрне яратырга һәм яхшырак булырга өндәүче хикәяләре белән таныштылар.