Детская библиотека

Минем Ватаным - Россия

9 июнь көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында кече һәм урта яшьтәге балалар өчен «Минем Ватаным - Россия!» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балаларга Россиянең символлары (герб, флаг, гимн) турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат бирелде. Викторинада катнашучыларга дәүләтебез гербы турында сөйләнде, шулай ук гасырлар дәвамында гербның үсеш тарихы аңлатылды. Китапханәче Россия флагы турында кызыклы фактлар, вакытлар үтү белән аның ничек үзгәрүе һәм хәзерге заман триколорының төсләре турында аңлатты.

 Шулай ук, Россия көне алдыннан балалар китапханәсендә «Минем Ватаным - Россия!» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда дәүләтебезнең тарихын һәм илебезнең хәзергесен чагылдыручы әдәбият тәкъдим ителде.