"Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең"

17 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә, Г.Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар  арасында шигырь сөйләү бәйгесе үткәрелде. Башта балалар китапханә белән таныштылар, видиофильмнар карадылар һәм Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр.  Р.Валиеваның  “Дәү әнигә барабыз” шигырь китабын бүләк итеп алган балалар, китапханәдән бик канәгать булып таралыштылар.  Бу бәйгедә җиңгән балалар 26 апрельдә узачак шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаячак.