“Хәкимҗан Халиков – балалар шагыйре”

17 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә “Хәкимҗан Халиков – балалар шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен кычкырып укыдылар, тизәйткечләр әйттеләр, тел шомарткычларын һәм әйтешләрен искә төшерделәр.