Җырлап үтик еллар аркылы

3 октябрь көнне яраткан шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел тулды. Саҗидә Сөләйманова лирик шагыйрә. Шагыйрәнең хисләр тирәнлеген укучыларга җиткерү максатыннан, Шәтке авыл китапханәсендә “Җырлап үтик еллар аркылы..” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә китап укучыларыбыз өчен шагыйрәнең иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган мәкаләләр куелды.