Субашская сельская библиотека - филиал № 16

Инвалидлар декадасы

1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр Инвалидлар декадасы булып үтте. Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Викторның өенә барып, хәлләрен белеп кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чараның максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.