Субашская сельская библиотека - филиал № 16

"Йортларга - китап нуры"

Өлкәннәргә китапханә хезмәте күрсәтү максатыннан Субаш авыл китапханәсендә "Йортларга - китап нуры" дип исемләнгән акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында китапханәче Л. Петрова өйләргә йөреп, өлкәннәрне китап, газета-журналлар белән тәэмин итә. Чираттагы баруында ул Надежда Кузьминаларнын өендә булып яңа кайткан китаплар, газеталар белән таныштырды.