"Ура, каникулы"
"Ура, каникуллар" - шундый исем астында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен уен программасы үткәрделәр. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Балалар бик теләп теннис һәм өстәл уеннары уйнадылар.