1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 3 октябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г. Ш. Хәсәншин исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар.