Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

“Туган ягым Теләче” тематик сэгать

Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән тематик сәгать узды.

Спорт ярышлары

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 7 март көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында урамнар арасында спорт ярышлары узды.

“Булсаң зирәк- әйт тизрәк” табышмаклар бәйгесе

Иске Җөри авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Булсаң зирәк- әйт тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе узды.

“Каләме саф корычтан” китап күргәзмәсе .

1 март – якташ язучыбыз Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурислам Габдулла улы Хәсәновның туган көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Каләме саф корычтан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

“Без наркотикларга каршы”

1 март Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан 2 март көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә яшүсмерләрнең сәламәтлегенә наркотик матдәләрнең йогынтысы турында “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

"Җырым белән җиңдем дошманны ".

12 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе 6 сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 115 ел тулу уӊаеннан викторина үткәрде.

“Терроризм җәмгыятькә янау ул"

11 нче февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Терроризм җәмгыятькә янау ул” дигән исемдә әңгәмә утте.

“Безнең балачакка юл китап аша”

3 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар “Безнең балачакка юл китап аша” дип исемләнгән китаплар иленә сәяхәт иттеләр

“Холокост память поколений ”.

Ел саен 27 гыйнварьда бөтендөнья буйлап халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне акциясе уза. Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Холокост память поколений” дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды.

“Такташ көчле талант, шигърият чишмәсе”

Иске Җөри авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Такташ көчле талант, шигърият чишмәсе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде

“Туган телем- иркә гөлем”

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Иске Җөри мәдәният хезмәткәрләре кышкы каникулда укучылар белән “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде

"Яӊа елныӊ сихри мизгелләре"

5 январь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яӊа елныӊ сихри мизгелләре"дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде.

“Туган ягы кирәк кешегә” әдәби сәгать

3 гыйнвар көнне якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

“Көзге изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы”

“Көзге изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен һәм “Билгесез солдат” памятнигы янын чистартуда актив катнашты.