Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Бөек һәм мәңгелек батырлык»

Җиңү көне - ул хәтер көне. 2024 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә. Бөек Җиңү көненә карата 2 нче май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Бөек һәм мәңгелек батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә китапханә фондында булган сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.