Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Куркынычсыз хезмәт - һәр кешенең хокукы”

  Хезмәтне саклау - кешенең тормыш эшчәнлеге иминлегенең мөһим өлеше. Ел саен 28 апрельдә бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт - һәр кешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмә хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларына, аның шартларын яхшыртуга, хезмәт эшчәнлегенең гомуми культурасын күтәрүгә игътибар итәргә чакыра, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм үз тормышың өчен дә, сезнең белән янәшә булганнарга да җаваплылык турында искәртә.