Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Габдулла Тукай – татар шигъриятендә җидегән йолдыз”

26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Габдулла Тукай – татар шигъриятендә җидегән йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтте. Видео-презентация күрсәтелде,  шигырьләре кычкырып укылды. Бу чарага «Тукайның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.