Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без Тукайны укыйбыз”

Апрель ае – Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае.  19 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан “Без Тукайны укыйбыз” исемле марафон үткәрде. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә.